“Акчарлак” лагерендә балалар ялының өченче сменасы тәмамланды
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламәтләндерү сменасының җәйге ял сезоны ябылу тантанасында катнашты.
(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова, Лилия Мөхәммәтшина фотосы). Ял итүчеләр смена ябылу чарасында педагоглар коллективына спорт төрендәге “Җиде могҗиза” дип исемләнгән кызыклы программа өчен рәхмәт белдерде. “Смена бик шәп булды. Спорт “Сабан туе”, супер геройлар карнавалы, экология марафоны, вожатыйлар һәм лагерьдәге малайлар җыелмасы арасында футбол матчы, “Долгая Поляна” музеена бару аеруча да истә калачак, – дип уртаклашты ял итүчеләр. – Кызыклы смена өчен рәхмәт, бирегә икенче елга да киләчәкбез”.
Шәһәр мәктәпләре һәм гражданнарны яклау көллияте, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең сәләтле педагоглары һәм 1нче мәктәпнең балаларга төрле тәмле ризыклар әзерләүче аш пешерүчеләре смена ялын тәмамлаучы 80 баланың көннәрен күңелле һәм файдалы уздырды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламәтләндерү сменасының җәйге ял сезоны ябылу тантанасында катнашты. “Безне, өлкәннәрне, сезнең укудагы һәм спорттагы уңышларыгыз бик сөендерә. Сез киләчәк казанышларга һәм яңа уку елында җиңүләргә ирешсен өчен биредә көч тупласынга, сезнең ялыгызга яхшы шартлар булдырырга тырыштык”, – дип мөрәҗәгать итте ял итүчеләргә Рәмис Хатыйп улы, лагерь тормышында актив катнашканнары өчен аларга Рәхмәт хатлары тапшырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев