Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә менә инде җәйге ял да тәмамланды

Балаларның җәйге икенче (соңгы) сменасын тантаналы ябу 31 июльдә булды.

(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары», Ирина ТАҺИРОВА, “Акчарлак” сәламәтләндерү лагере директоры, Инга Сәфәрова фотосы).  Икенче смена, беренчесе кебек үк, күңелле һәм онытылмас хатирәләр белән тулыланды.

Ял итүче 70 бала “Киләчәгең үз кулларыңда” программасында актив катнашты, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең педагог-тәрбиячеләре аны югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Балалар 18 көн эчендә 15 һөнәр белән таныштылар, аның үзенә генә хас үзенчәлекләренә төшенделәр. Иҗади һөнәрләр балаларга аеруча да ошады – алар сәхнәдә җырлар башкардылар һәм театральләштерелгән күренешләрдә катнаштылар, үзләрен фотографлар һәм видеографлар, диджейлар һәм режиссерлар ролендә сынап карадылар, ата-аналар һәм кунаклар өчен матур концерт күрсәттеләр. Прог­рамманың авторы – педагог-оештыручы Елена Борисова. Агымдагы елның җәе лагерьдә ял итүчеләргә сәламәтлек өчен дә файдалы итеп уздырылды, чөнки безнең лагерь – сәламәтләндерүне күз уңында тота. Буй үсү, авырлык арту, мускуллар көчлеләнү һәм үпкәләрнең күләме арту (үсү) сәламәтләндерүнең мөһим билгеләре булып тора. Әлеге барлык күрсәткечләр лагерь сменасының беренче һәм соңгы көннәрендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә – сәламәтләнү нәтиҗәсе шулай исәпләп чыгарыла. Быел сәламәтләнү күрсәткече, үткән елгылар кебек үк, тулы 100 процентка ия. Ә кайбер балалар бер смена эчендә 2 сантиметрдан артык үсеп киттеләр! Моңа гаҗәп­ләнергә кирәкми, чөнки балалар һәр көнне спорт белән шөгыльләнделәр – мини-футбол, волейбол, бадминтон уйнадылар, аэробика белән шөгыльләнделәр, зарядканы бер тапкыр да калдырмадылар. Физик культура буенча инструктор Кирилл Мамкин ял итүчеләрнең спорт активлыгы өчен җаваплы иде. Аның югары профессиональлеген һәм җаваплылыгын билгеләп үтәсе килә. Әлеге сыйфатларга бөтен педагогия составы – Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучылары да ия, алар үзләренең шәкертләре өчен вожатыйлар һәм остазлар гына түгел, шулай ук дуслар да булдылар.

Район администрациясе ягыннан берөзлексез контроль һәм ярдәм күрсәтелү дә “Акчарлак” сәламәтләндерү лагерендәге җәйге ялның уңышлы үтүенә йогынты ясады дип әйтергә мөмкин. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов инициативасы ярдәмендә безнең лагерь танымаслык булып үзгәрде. Якты ашханә, иркен һәм уңайлы корпус төзелде, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары төзелеше төгәлләнеп килә. Көзгә зур территорияне төзекләндерү – юллар ясау, фонтан һәм актив ял зонасы, яшелләндерү буенча эшләр күз уңында тотыла. Безнең лагерь ел әйләнәсе эшли торган итеп оештырылды һәм хәзер төп бурыч – балаларны бары тик җәен генә түгел, шулай ук язгы, көзге һәм кышкы каникулларда да кабул итә башлау. Моның өчен барлык шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев