«Әкият» балалар бакчасында квест-уен «Россия Туган илем» үткәрделәр
Ул гражданлык – патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узды.

Гражданлык – патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Тәтеш районының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый – дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлегенең баш белгече Борисова Елена Сергеевна «Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә «Россия Туган илем»! исемле квест-уене үткәрде.
Балалар “Флаг”, “Герб”, “Россия гимны”, “Рус фольклоры”, “Декоратив – кулланма сәнгать” станцияләре буенча кызыклы сәяхәт ясадылар. Аннары Россиядә нинди дәүләт символлары барлыгын, «Ватан» сүзенең кайдан килеп чыкканын, бөркетләрнең кем икәнен, тәтешлеләрнең нәрсә белән горурлана алуларын белделәр, рус осталарының эшләнмәләре сурәтләрен энтузиазм белән җыйдылар.
Ахырда балалар: “Дөньяда илләр күп, ә йортыбыз бер, уртак, ул – Россия”, дигән бердәм фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев