Алабирде авылы мәдәният йортында Данил Салихов пьесасы буенча «Өзелгән йөзем» спектакленең премьерасы булды
Җәмгыять

Алабирде авылы мәдәният йортында Данил Салихов пьесасы буенча «Өзелгән йөзем» спектакленең премьерасы булды

Спектакльдә барган вакыйгалар сугыштан соңгы еллар турында бара.

Алабирде авылы мәдәният йортында Данил Салихов пьесасы буенча «Өзелгән йөзем» спектакленең премьерасы булды.

Ул «2025 елның иң яхшы мәдәни‑ял итү учреждениесе" II район смотр‑конкурсы кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, шулай ук Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

Спектакльдә барган вакыйгалар сугыштан соңгы еллар турында бара. Сугышта туган мәхәббәт эзсез югала алмый...

Премьерага килгән авыл тамашачылары актерларның уйнавын йөрәкләре аша үткәреп карадылар һәм һәр күренешне алкышлар белән хупладылар.

Ахырдан Тәтеш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев үзешчән артистларга спектакль өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Наталия Фролагина фотолары


Нет комментариев