Күршеләр бергә җыелып, зур урам бәйрәме оештырдылар.
Алабирде авылының Париж Коммунасы урамында чын бәйрәм рухы булды. Күршеләр бергә җыелып, зур урам бәйрәме оештырдылар.

Табын артында кемнәр генә юк иде: биредә туып-үскән, хәзер инде үз тормышы белән яшәүчеләр дә, туган туфрагына тугры калучылар да, урамның яме булган киленнәр дә... Барысын да бер нәрсә берләштерде — туган урамга булган чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт.
Шушындый матур традицияләр җанны җылыта, бердәмлекне ныгыта. Бәйрәмегез мөбәрәк булсын, дус урам халкы!
Нет комментариев