Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабирде урта мәктәбе укучыларының язгы каникуллары кызыклы һәм файдалы үтә

Алабирде мәктәбе хәбәр итә

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). Алабирде урта мәктәбе укучыларының язгы каникуллары кызыклы һәм файдалы үтә. 25 нче март 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен Туристлар көне иде. Алар мәктәп спорт залында туризм техникасы белән шөгылләнделәр.

27 нче март - авыл китапханәсе кунаклар кабул итте. 5-6 нчы сыйныфлар “Китап көне” үткәрделэр. Китапханәче  мәктәп һәм укучылар темасы буенча очрашу оештырды. Рөстэм Галиуллиннын "Биш  икеле" китабын тәкьдим итте. "Ералаш" тан кызыклы фильмнар каралды. Укучылар "Кулдан кулга" акциясе оештырып, элеге китапны укырга алдылар.

Язгы каникулга планлаштырылган чаралар кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары “Без кошларны өйрәнәбез” дип аталган тематик экскурсиядә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев