Бүген – Җирле үзидарә көне
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Льяш авылы җирлеге
– Агымдагы елга безнең бурычлар – торак пунктларны төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкны, кече төрдәге хуҗалык итүне үстерүгә булышу, тагын да уңайлырак яшәү өчен шартлар булдыру, – дип сөйли планнары хакында Льяш авылы җирлеге башлыгы Ирина Тихонова.

Аның әйтүенчә, үзара салым программасы буенча җыелган акча барлык торак пунктлардагы урам юлларын ремонтлауны дәвам итүгә, урам яктырткычларын карап тотуга һәм башка максатларга юнәлтеләчәк.
Анастасия Мочалова, Льяш:
– Ирина Алексеевна авыл өчен тырыша. Аны балачактан ук беләм, безнең күз алдында үсте. Авыл аның җитәкчелегендә ел саен төзекләнә бара, Ямбактыга юл төзүне дә ул кайгыртты, ясарга вәгъдә иттеләр. Очрашулар оештыра, әгәр нинди дә булса мәсьәләләр килеп туса – аларны бергәләп хәл итәбез. Ә килә алмаган өлкәннәр янына ул һәрвакытта үзе бара.
Келәш авылы җирлеге
Келәш авылы җирлегенә Фәнил Галимов бер елдан артыграк җитәкчелек итә, шулай да шундый кыска вакыт эчендә ул якташларының хөрмәтен яулаган. Авыл җирлегендә бүгенге көндә урам яктырткычлары һәм су белән булган проблемалар тулысынча хәл ителгән.

– Келәш һәм Тоншермада яшәүчеләр дәүләт ярдәменнән актив файдалана. Узган елда 80нән күбрәк шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы субсидияләр алды. Агымдагы елда ике шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы миниферма төзү буенча программада катнашырга планлаштыра: эшләре инде башланды, – дип билгеләп үтә Фәнил Хәлим улы.
– Районның башка авыл җирлекләрендәге кебек, Келәштә дә быел үзара салым акчасының бер өлешен урам юлларын ремонтлауга сарыф итәргә ниятлиләр. Тагын бер бурыч – Тоншермада һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ясау.
Дилбәр Ахманова, Келәш:
– Фәнил Хәлим улы Галимов җирлек башлыгы булып күптән түгел генә эшли башласа да, үзен яхшы яктан күрсәтте, абруй казанды. Ул – кайгыртучан, ихтирам итә торган кеше. Ялгыз өлкән кешеләр янына шәхсән үзе бара, аларның сәламәтлеге хакында белешә һәм теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә әзер. Быел кышын, аның инициативасы буенча, яңа ел бәйрәмнәрендә көн саен концертлар булды, без анда бик шатланып йөрдек. Фәнил Хәлим улы урамнарның санитар торышын катгый күзәтеп тора, төзекләндерү хакында кайгырта. Әгәр аңа ярдәм кирәк икән, без шулай ук һичшиксез булышачакбыз. Бер сүз белән әйткәндә, ул – безнең дустыбыз.
Олы Шәмәк авылы җирлеге
Олы Шәмәк авылы җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев табиб амбулаториясе төзүне узган елдагы әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип саный.

– Безнең җирлек составына биш торак пункт керә, анда 858 кеше яши. Үзара салым акчасына ел саен урам юлларын ремонтларга тырышабыз. Быел да искәрмә түгел – Олы һәм Кече Шәмәктә, кече Бисәрдә юлларны ремонтлау белән шөгыльләнергә исәп тотабыз. Моннан тыш, кешеләр тарафыннан акчаны Олы һәм кече Шәмәктә зират коймаларын ремонтлауга, Олы Шәмәктә кое ясауга сарыф итү карары кабул ителде, – ди Алексей Иванович.
Зоя Волкова, Олы Шәмәк:
– Алексей Иванович Афанасьев – яшь җитәкче, һәр елдан тәҗрибә туплана. Сайлаучыларның теләген үти, кешеләр белән элемтәдә тора.
Бессоново авылы җирлеге
– Үзара салым программасы буенча җыелган акчаның суммасы ел саен арта бара, чөнки кешеләр аларга күп эшләр башкарып буласын аңлыйлар, – дип уртаклаша Бессоново авылы җирлеге башлыгы Юрий Врясов.

– Эш нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Узган елда Бессоновода Бөек Ватан сугышында катнашучылар обелискы ремонтланды, урам юлларын ясый башладык, Бессоново авылында буа ремонтланды, Югары Тарханда зиратны коймалап алырга планлаштырабыз.
Елена Фомина, Бессоново:
– Юрий Анатольевич Врясов башлык та, яхшы кеше дә, аңа теләсә нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итеп була. Ул тыңлый да, ишетә дә, җайга да сала белә. Әгәр инде берәр нәрсә вәгъдә итсә, аны һичшиксез үти. Авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә: буа аркылы күперләр ясата, һәйкәлне ремонтлатты, быелгы кышта да бездә юллар һәрчак чиста булды. Безне иҗат отчетында да хуплады: үзе дә сәхнәгә чыкты. Юрий Анатольевич һәрвакытта хәлләрне сораша. Күптән түгел безне Олы Тарханга коронавирустан прививка ясатырга дип үзе алып барды.
Кошки-Новотимбаево авылы җирлеге
– Кошки-Новотимбаево авылы җирлегендә төзекләндерү дәвам итә. Быел юллар төзергә, авыл җирлегендә су үткәргеч, Кошки-Новотимбаевода парктагы буа аркылы күпер ясарга һәм әлеге паркны төзекләндерүне дәвам итәргә ниятлибез, – дип сөйләде җирлек башлыгы Сергей Гаврилов.

– Барыбыз бергәләп җирлегебездәге торак пунктларны төзекләндерергә планлаштырабыз, бүгенгесе көндә башка урыннарда яшәүче якташлар белән дә киңәшләшәбез. Авылыбызда район күләмендәге “Чуклеме” бәйрәмен, Кошки-Новотимбаево мәктәбенә нигез салынуның 150 еллыгын уздырырга әзерләнәбез – безнең өскә зур җаваплылык йөкләнә.
Владимир Тимрюков, Тайба-Таушево:
– Сергей Владимирович – тырыш кеше. Безнең Тайба-Таушево елдан-ел яхшыра бара. Хәзер инде хәтта төннәрен дә якты – яктырткычлар куйдылар. Авылда кибет юк, әмма Сергей Владимирович автолавка килүне оештырды, һәм беренче көнне аның белән бергә килде. Авылдагы зиратны да төзекләндерделәр. Зур шәһәрләргә караганда сездә яхшырак диләр, башка шәһәрләрдән кайткан кешеләр.
Монастырский авылы җирлеге
– Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр үз авылларын төзекләндерү белән кызыксыналар. Гражданнарның үзара салым программасы буенча үткән елда 230 мең сум җыелды, республика ярдәме белән миллион сумнан күбрәк тәшкил итте, – дип сөйли җирлек башлыгы Андрей Васин.

– Акчаны урам юлларын ремонтлауга юнәлттек. Агымдагы елда Монастырскийда һәм Баймәттә юллар төзүне башларга, Монастырский авылында обелиск территориясен тирәләп алырга һәм зираттагы агачларны кисәргә, Ильинскида су үткәргеч челтәрен ремонтларга, Лаптевкада чишмәне төзекләндерергә һәм су үткәргеч челтәрне ремонтларга планлаштырабыз”. Андрей Александрович билгеләп үткәнчә, барлык башлангычларны якташлары ярдәменнән башка гына башлап җибәрү мөмкин түгел, һәм алар аңа булышалар.
Иван Шмагин, Монастырский:
– Андрей Александрович Васинны сабый чагыннан ук беләм. Яхшы кеше, эшли, безгә ярдәм итәргә тырыша. Без аны хуплыйбыз, ул – безне. Шулай ук минем белән дә киңәшләшә. Төзекләндерү белән актив шөгыльләнәбез, юлларга вак таш түшибез. Үзара салым акчасын да актив рәвештә җыябыз. Мин бары тик “риза”. Үзебез өчен тырышабыз бит.
Тәтеш районындагы җирлек башлыклары әйтүенчә, аларның һәркайсы Татарстан Хөкүмәте, район администрациясе һәм авыл кешеләре ярдәме белән якташларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Нет комментариев