Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар “Тәтеш таңнары”н яратып укый

Газета укучыларыбыздан хатлар алгач, чын күңелдән шатланабыз. Бу юлы шәһәрле Фәнзия Гаделшина үзенең фикерләре белән уртаклашты:

– Без “Тәтеш таңнары”н яратабыз, чөнки ул ачык, ихлас һәм гади газета. Без аны Тәтештә яшәү дәверендә, 27 елдан бирле алдырабыз. Язмаларда кешеләрнең кичерешләре, гади хезмәткәрләр, аларның тормышка карашы, киләчәккә планнары турында күбрәк язсыннар иде. Миңа сезнең газета бик күп ярдәм итте, мин үзем дә катлаулы хәлдә калдым һәм нишләргә белмичә “Тәтеш таңнары”на яздым, шул чакта миңа чын-чынлап булышлык күрсәттеләр. Рәхмәт, мин үз-үземә бикләнмәдем, һәм яхшылыкка ышанычны югалтмадым. Газетада шулай ук шигъри сәхифә, танышу һәм “Күңелемне бушатам” рубрикаларын күрәсе килә, анда кешеләр иҗаттан күтәренке рух ала, үзләренең йөрәк ярасыннан арына, шәһәрдәге ялгыз кешеләр ­гомерлек парын таба алырлар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев