Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдакчылар районда яшәүчеләрнең йортларына дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре буларак килә

Тәтеш районында алдакчылар дәү­ләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, социаль һәм газ хезмәте эшчәннәре буларак кешеләргә билгеле бер түләү хисабына янгынны хәбәр итү җайланмасы урнаштырырга тәкъдим итәләр.

(Тәтеш, 3 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Кырыкалдарлар пенсионерларга мондый хәбәр итүче җайланма 3 мең сум тора диләр, ләкин алар аны имештер “ташлама белән 1,5 меңгә” куярга әзер, югыйсә әлеге җайланманың чынлык­тагы бәясе 250 сум тора. Кешеләргә әлеге очракта уяу булу зарур. Әгәр ишек төбегездә махсус киемнәр кимәгән билгесез кешеләр пәйда булса, бу берсүзсез алдакчылар. 

Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Илсур КАМ­БЕЕВ­ мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә хәбәр итү җайланмалары бушлай куела. Башка төр гражданнарга янгынны хәбәр итү җайланмасын мөстәкыйль сатып алу тәкъдим ителә.

Әгәр дә инде шикле кеше килсә һәм үз хезмәтләрен мәҗбүриләп тага башласа, бернәрсә дә сатып алырга кирәкми. Консультация сорап 01, 02, 2-51-92 яки 101, 102гә (кәрәзле телефоннардан) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев