“Алдынгылыкта”, яки Волонтерлар эше турында беренче булып сөйлиләр
Тәтештә бүгенге көндә ялгыз яшәүче пенсионерларга азык-төлекләр, беренчел кирәкле товарлар һәм дарулар илтеп бирүне шәһәр оешмаларына беркетелмәгән 20 волонтер тормышка ашыра.
(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары»). Өлкән кешеләргә ярдәм итүчеләр арасында Тәтешнең спорт мәктәбе тренеры Роман Шәмсетдинов та бар.
Роман Шәмсетдинов: “Өлкән яшьтәге гаилә парының шалтыратуы буенча Ринат Дамиро-
вич Гыймадиев белән бергәләп бардык, аларга азык-төлекләр алып кайтып бирдек. Безне
алар сөенеп каршылады. Китергән өчен түләргә кирәк булачак, дип уйлаганнар. Әмма без аларга бөтенләй дә бушка ярдәм итүебез турында аңлаттык. Волонтер булырга әйткәч, баш тарту теләге булмады, әлеге тәкъдимне шатланып кабул иттем. Баруы бер дә читен түгел, без дә булышмасак, кем ярдәм итәр, алар бит – ялгыз кешеләр. Безне битлекләр, перчат-
калар һәм антисептиклар белән тәэмин иттеләр”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев