Александра Ильичева: Минем әниемнең исеме Сандыгаш! Беркем ышанмаганда да ул миңа ышана
«Авангард» газетасы редакциясе Тәтеш таңнары сайтында Әниләр көне уңаеннан үткәрә торган «Әнине яратып» фотоконкурсы бара.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). "Әнине яратып" фотоконкурсының яңа катнашучысын тәкъдим итәбез - Александра Ильичева.
"Минем әниемнең исеме Сандыгаш! Беркем ышанмаганда да ул миңа ышана. Ул минем өчен изге теләкләрен тели һәм аның догалары белән Аллаһ мине авырлыклардан саклый.
Әни - гомерем буе мин аңа охшарга омтылган хатын-кыз. Рәхмәт сиңа, әни, минем өчен үткәргән барлык йокысыз төннәр, мине үстергән, тәрбияләгән, минем өчен шатланган, борчылган, киңәшләрең биргән өчен. Мин сине яратам, Әни!!
Безнең фотоконкурсның шартлары монда:
http://tetyushy.ru/contest/fotokonkurs-mame-s-liuboviu
18+
Фотосурәтләр фотоконкурста катнашучылар тарафыннан җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев