Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алимент түләмәгән өчен – ирегеннән мәхрүм итү

Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз ике баласын тәрбия­ләүгә алимент түләмәгән өчен ­хөкем ителгән.

(Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров ). Гаепләнүче 2018 елның сентябреннән 2019 елның гыйнварына кадәр һәм  2019 елның февраленнән 2019 елның июленә кадәр алимент түләүдән баш тарткан.  Шуның өстенә шушы  ук төрдәге хокук бозу өчен административ җавап­лылыкка тартылган булган. Алиментлар буенча барлык бурыч 879 мең сумнан артык тәшкил итә. Үзенең гаебен тулысынча ­таныган.

“Гаеп­ләнүче алдан да шушы ук төрдәге җинаять эшенә тартылганын исәпкә алып, ул суд тарафыннан явызларча алимент түләмәгәнгә җәза үтәү өчен төзәтү эшләренә җибәрелгән иде, иреккә чык­кач, яңадан шундый ук хокук бозды һәм суд аны 6 айга колоние­-поселениегә җибәрде. 

Хатын-кыз суд залында кулга алынды. Хөкем карары законлы көченә керде”, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев