Алимент түләтү – өстенлекле юнәлеш
Бүген – суд приставларының һөнәри бәйрәме.
(Тәтеш, 1 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)). Без бәйрәм датасы алдыннан бүлек начальнигы – ТР буенча Россия ФССП Идарәсенең Тәтеш районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы Андрей Наумов белән очрашып сөйләштек.
– Андрей Владимирович, бүлек эшчәнлеген кем тормышка ашыра һәм ул нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген сөйләгез әле.
– Безнең бүлек ТР буенча Россия ФССП Идарәсенең структура подразделениесе булып тора. Штатта 13 дәүләт гражданлык хезмәткәре бар, шуның 4се – суд приставы-башкаручы, 5се – суд эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча суд приставы,
3се – белгеч. Хезмәткәрләргә суд эшчәнлегенең законда билгеләнгән дәүләт тәртибен тәэмин итү, шулай ук барлык суд актларын, махсус уполномоченный органнарның актларын башкару буенча бурычлар йөкләнгән.
– Сезнең эшчәнлектә нинди юнәлеш өстенлекле булып тора?
– Агымдагы елда – бу алиментлар түләтү буенча эшләр. Башкаруда 13890 мең сумга әлеге төрдәге барлыгы 184 эш бар. Мәҗбүри башкару чаралары куллану нәтиҗәсендә бурычлылардан 1702 мең сум алимент алынды. 77 бурычлыга карата хезмәт хакыннан тотып калу өчен башкару документлары юлланды, 19ы алиментларын түләү турындагы суд карарын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Алиментларын явыз рәвештә түләмәгән 20 бурычлыга карата җинаять эше кузгатылды.
– Агымдагы ел эчендә бүлек эшенең нәтиҗәләре ничегрәк?
– Башкаруда гомуми суммасы 283726 мең сумга барлыгы 8568 башкару документы бар. 87073 мең сумга төрле сәбәпләр буенча 4813 башкару производствосы тәмамланды. Шулардан, 38677 мең сумга 3377 производствосы фактта башкару белән төгәлләнде. Барлык дәрәҗәдәге бюджетта алимент алынырга тиешле 23017 мең сумнан яки 63,5 процент, 14619 мең сумы алынды, шулай ук федераль бюджетка – 1630 мең сум башкару җыемы, шулардан: 11551 мең сум – салымнар һәм җыемнар, 2762 мең сум – административ штрафлар. Хезмәт хакы буенча 2668 мең сум күләмендә бурыч түләтелде.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев