Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алимент түләмәгәнгә хөкем ителгән

Әҗәтнең гомуми суммасы 172 175 сум 20 тиен тәшкил итә.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы прокуратурасы 35 ­яшьлек җирлек кешесенә карата җинаять эше ­буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. 

– Гаепләнүченең судта үзенең балигълык яшенә җитмәгән ике баласын тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш булуы суд карары нигезендә ачыкланды. Шулай булса да, ул шушыңа охшаш гамәле өчен элек административ җаваплылыкка җәлеп ителүче буларак, озак вакытлар алимент түләмәгән, әҗәтнең гомуми суммасы 172 175 сум 20 тиен тәшкил итә, – дип хәбәр иттеләр Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче үзенең җинаять кылудагы гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен ­белдерде. 

Суд аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кереме хисабына тотып калу белән 7 айга төзәтү эшләре рәвешендәге хөкем карары чыгарды. 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алименты