Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алиментлар түләнергә тиеш

Укучыларыбызның сорауларына Тәтеш районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн җавап бирә.

— Алимент бурычын башка зат каплый аламы? — дип кызыксына Вәгыйзь С.

— Россия Федерациясе Югары Суды Плениумының "Балаларны яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарны карау өчен акча түләмәү турында җинаять эшләре буенча суд практикасы турында"гы 2022 елның 29 декабрендәге 39нчы санлы карары белән (РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе), бурычларны җинаять кылган зат кына түгел, аның үтенече буенча (аның ризалыгы белән) башка затлар да түли ала дип билгеләнгән.Җинаять кылган затның киләчәктә бурычларны түлим, йөкләмәләрне үтим дигән вәгъдәләре, бу затны җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен нигез булып тормый.

Азык-төлек сатып алу, әйберләр бүләк итү, чыгымнарны түләү, әгәр мондый гамәлләр даими характерда булмаса һәм баланың яки эшкә сәләтсез ата-ананың алимент түләргә тиеш булган кешенең карамагында булуын күрсәтмәсә, аны алиментны тулы күләмдә түләү бурычыннан азат итми.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы кешенең алимент түләү мөмкинлеге булган, әмма аңа йөкләнгән бурычны үтәүдән аңлы рәвештә баш тарткан, шул исәптән суд акты яки нотариаль расланган килешү буенча азрак билгеләнгән күләмдә түләүләр башкарган, мәсәлән, даими булмаган яки әһәмиятсез түләүләр керткән очракларда гына барлыкка килә.
Әгәр дә кешенең алимент йөкләмәләрен үтәмәве суд тарафыннан нигезле сәбәпләр булу белән бәйле булса, әлеге гамәлләр Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсендә каралган җинаять составын тәшкил итми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев