Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алкоголь чак үлемгә җиткермәгән

Тәтеш районы прокуратурасы җирлектәге 69 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Суд аны РФ Җинаять кодексының 119 һәм 105нче маддәләрендә каралган (үтерү белән янау һәм үтерер­гә омтылу) җинаять кылуда гаепле дип таныган. 

Өлкән ир-ат агымдагы елның сентябрендә исерек килеш 40 яшьлек танышы белән бәхәсләшә. Ызгыш барышында ир-ат хатын-кызга башта физик үч алу белән яный, аннан соң аңа берничә тапкыр балта белән суга. Зыян күрүче Тәтештәге үзәк район хастаханәсендә вакытында күрсәтелгән медицина ярдәмендә исән кала.

“Суд аңа кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтәү белән 6 ел да 1 айга хөкем итүне билгеләде. Суд карары закон көченә кермәгән”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев