Алтын урлап,  юкка чыккан
Җәмгыять

Алтын урлап, юкка чыккан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 ноябреннән 5 декабренә кадәр безнең районда ике җинаять булган.

(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Илле тугыз яшьлек ир-ат полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең танышын закон нигезендә җаваплылыкка тартуны үтенгән. Ачыкланганча, Арча районында яшәүче бер ханым берничә ай дәвамында, апрельдән июль аена кадәр, Тәтеш кешесе белән бергә яшәгән һәм, ир-ат әйтүенчә, аның алтын әйберләрен (алтын балдак, алкалар) урлап, юкка чыккан. Хәзерге вакытта хатын-кыз элемтәгә чыкмый. Ир-ат килгән зыянны алдан фаразлап 20 мең сум күләмендә дип бәяли.

Полицейскийлар оператив-эзләү чарасы уздырган вакытта Тәтештә яшәүчедән ике төргәк наркотик матдә табып алганнар. Үткәрелгән тикшерү – аның наркотик матдә икәнлеген раслаган. Шикләнелүчегә карата РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Исегезгә төшерәбез, наркотиклар куллану сәламәтлеккә гаять зур зыян китерә һәм тормыш өчен куркыныч тудыра.
 


Нет комментариев