Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләрне ничек алырга
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.
(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таннары").
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Тәтеш районы Идарәсе клиентлар хезмәте белгечләре хәбәр итүенчә, 2021 елның 6 аенда безнең районда актив режимда 28 сертификат бирелгән.
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Моңардан тыш гаиләдәге икенче сабый һәм ана Россия гражданнары, гаиләдәге икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган керем күләме төбәктә узган елның II кварталына билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ике тапкырга артмавы мөһим. Мәсәлән, Татарстанда бу 20 588 сум.
Бер айга төбәктә алдагы елның II кварталында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тигез сумма түләнәчәк. Татарстанда бу – 9 713 сум.
– Түләү алу өчен бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шунысы да мөһим – әгәр түләү билгеләнсә, башта бер елга билгеләнә. Бу вакыт узгач, гаилә ана капиталын шул рәвешле тотарга тели икән, тагын гариза бирергә кирәк булачак, – дип билгеләп үтә Россия Пенсия фондының Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре.
Айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать сабый туган көннән 6 айдан да соңга калмыйча тапшырылса, түләү баланың туган көненнән билгеләнә. Шул ук вакытта бала туган айлар өчен айлык түләүләр суммасы мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр саналачак һәм ана счетына күчереләчәк. Әгәр гариза 6 айдан соң бирелә икән, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталы сертификатларын бирү актив рәвештә 2020 елның 15 апрелендә башланды. Бала туганнан соң сертификатлар шул вакыттан алып автомат рәвештә рәсмиләштерелә – әнидән бернинди гариза да таләп ителми.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев