Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталыннан айлык түләү гаиләләргә бердәм китерү көнендә күчереләчәк

Быелның июненнән башлап 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). Быелның июненнән башлап 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр һәр айның 5 нче көнендә акча ала башлаячак. Алар агымдагы ай өчен түгел, ә узган ай өчен киләчәк.

Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Акча агымдагы айга керәчәк, ягъни март аенда гаиләләр март өчен түләүләр алачак, апрельдә апрель өчен алачак.

Июнь аеннан яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасындагы гаиләләргә түләүләр бер көндә – 5 нче көнне, узган ай өчен киләчәк. Беренче тапкыр яңа дата  май ае өчен кулланылачак, счетка акча гаиләләргә 5 июньдә киләчәк.

"Бердәм акча кабул итү көненә күчү автомат рәвештә булачак, шуңа күрә ата-аналарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләр үзгәрешләргә әзер булсын өчен, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр түләүләр алуның яңа даталары турында хәбәрнамәләр җибәрә башлаячак»,- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчага керемнәре төбәктәге җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр хокуклы. Керемне исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар алган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, хастаханә кәгазьләре һәм башка керемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы төбәктәге баланың яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык акчалар гаиләдә икенче балага гына бирелә иде, быелдан түләүне 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр