Ана капиталының яңа мөмкинлекләре
Тууны арттыру РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла торган “Демография” илкүләм проектының өстенлекле бурычларының берсе булып тора.
(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). РПФның Тәтеш районы Идарәсе мәгълүматлары буенча, “Балалары булган гаиләләргә дәүләтнең өстәмә ярдәм чаралары турында”гы законда үзгәрешләр көченә керде. Шулай итеп, ана (гаилә) капиталы алу хокукына ия затлар исемлеге зурайды. 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче сабыйларын тудырган яки тәрбиягә алган хатын-кызларга 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы түләнәчәк. Әгәр гаиләдә икенче бала туса, өстәмә 150 мең сум биреләчәк.
Беренче балага карата бердәнбер тәрбиягә алучы булып торган ир-атлар да шундый ук акча алуга хокуклы. Икенче сабыйлары (шулай ук өченче һәм теләсә кайсы киләсе сабый, әгәр хокук булмаса) туган яки тәрбиягә алынган гаиләләр өчен ана капиталы күләме 2020 елдан хәзер 616 мең 617 сум тәшкил итә.
Тәтештәге Китаевлар гаиләсендә берничә көн элек беренче сабыйлары – кыз туды. “Беренче сабыйга ана капиталы түләнәчәге турында ишеткән идек. Аны нәрсәгә сарыф итәргә икәнлеген әлегә уйламадык. Финанс ярдәме – бу бик яхшы, әмма иң мөһиме – бала сәламәт булсын”, – дип уртаклашты яшь ана Вера Китаева.
Россиядә ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озайтылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев