Антенна сайлау
Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан тамашачылар санлы 20 һәм алай гына да түгел, телеканал кабул итә алачак.
(Тәтеш, 17 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Санлы эфир сигналын тоту өчен бүлмә яки тышкы яктагы антенна кирәк. Әгәр сез телебашня янындарак яшисез икән, ул чакта зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый. Андый антенна ярдәмендә авылда, дачада, телебашнядан ерак башка урыннарда сыйфатлы сигнал тоту җиңел булмаячак яки бөтенләй дә мөмкин булмаячак. Андый урыннар өчен тышкы антенналар яхшырак туры киләчәк. Мондый антенна бинадан тыш – тәрәзәнең тышкы ягында, балконда урнаштырыла. Тоту антеннасын сайлаган вакытта үзегез яшәгән каттагы төзелеш һәм ландшафтның ныклыгын исәпкә алырга кирәк.
Кабул итә торган антеннаны якындагы тапшыру станцияләре ягына юнәлтү зарур. Сезгә якында гына нинди телебашня бар икәнлеген карта.ртрс.рф сайтыннан карарга мөмкин.
Безнең районда аналог һәм санлы эфир телевидениесен кабул итәр өчен дециметрлы
диапазондагы антенна да ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев