Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Артемовскины азат иткәндә һәлак булган

Тәтештә Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Ехохин Александр Викторович белән хушлашу мәрасиме булды.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). 

Ехохин Александр Викторович 1980 елның 16 июлендә Саратов өлкәсенең Кызыл Партизан районы Емельяновка авылында туган. 
Тәтештәге 1нче урта мәктәптә 9 сыйныфны, Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 
1999 елның 17 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылган. Аны Оренбург өлкәсенең Тоцкое авылындагы хәрби частьтә БРДМ шоферы вазифасында үтәгән.  
2000 елның 6 декабреннән 2001 елның 26 апреленә кадәр Чечня Рес­публикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 
Ехохин Александр Викторович 2023 елның 22 февралендә Донецк Халык Республикасының Артемовск шәһәрендә батырларча һәлак булган.  


Тәтештә Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Ехохин Александр Викторович белән хушлашу мәрасиме булды. 

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм рай­он­ның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин солдатның якын­нарының һәм туганнары­ның олы кайгысын уртаклашты.  

– Россия хакына үзенең гомерен дә аямаган якташыбызны соңгы юлга озатабыз, – диде Евгений Гаврилович. 

Ул шулай ук һәлак булган сол­дат­ның якыннарына һәм туганнарына район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев