Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Асфальт буйлап тавыклар йөри

“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә шәһәрдәге Чапаев урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш көннән-көн сизелерлек төзекләнә, матурлыгы һәм чәчәкләре белән гаҗәпләндерә. Безнең, өлкән кешеләрнең, йорт яннарына шулай ук чәчәкләр утыртасы, клумбалар ясыйсы килә, ләкин асфальт түшәлгән урамнар буйлап тавык­лар йөри”, – дип яза алар.

Ни аяныч, Тәтешнең кайбер урамнарында мондый күренешне шактый еш очратырга була. Шәһәр буйлап йөргән йорт кош­лары яшел үсентеләргә зыян китерә, төзекләндерелгән урамнарның чисталыгын боза. Тавык хуҗаларына мөрәҗәгать итәсе килә: йорт кошларын үзегезнең территориядә асрагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев