Тәтешле Валентина Спиридонова Карл Либкнехт урамындагы 17нче йортта яшәүчеләр исеменнән “Авангард” гәҗите редакциясенә мөрәҗәгать итте.
(Тәтеш, 27 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
“Безнең йорт ишегалдына асфальт түшәделәр, бу, әлбәттә, әйбәт. Әмма башкарылган эштән соң җир өеме, траншеяләр һәм чокырлар калды. Бу ишегалдының тышкы күренешен ямьсезләп тору белән бергә, шулай ук кешеләр өчен куркыныч тудыра. Шулай ук, эшләгән вакытта, кер җепләре өчен терәк баганалары да алынган иде. Без җитешсезлекләрне бетерү үтенече белән эшләрне үткәргән мастерга баштан ук инде мөрәҗәгать иткән идек. Ул барысын да төзәтергә вәгъдә бирде, ләкин хәл әлегә кадәр үзгәргәне юк”, – ди Валентина Николаевна. Без аңлатма бирү өчен шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек.
“Әлеге проблеманы без контрольгә алдык. Бригада бүгенге көндә башка участок белән мәшгуль, әмма без әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан эшне башкаручыларга һичшиксез мөрәҗәгать итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Гарифуллин.
Нет комментариев