Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ашлык сатуның – үз тәртибе

Тагын да тулырак мәгъ­лүмат алу өчен 8(843) ­277-69-26 телефоны аша ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары"). “Әгәр мин, ҖЧҖ яки КФХ җитештерүчесе буларак, Татарстан территориясендә бодай ашлыгын сатарга телим икән, ул чакта миңа Таможня берлегенең “Ашлык куркынычсызлыгы турында”гы техник регламент таләпләренә туры китереп декларация рәсмиләштерергә кирәкме икән?” – дигән сорауны бирә эшкуар И. “Таможня берлегенең техник регламенты та­ләп­­ләре нигезендә, азык продук­циясенә яки тер­лекләр өчен азык һәм азык катнашмалары җитештерү сыйфатында яңадан эш­кәртүгә сату (җитештерү әйләнеше) максатында ТР буенча күчерелеп йөртелә торган ашлык мәҗбүри тәртиптә аның куркынычсызлыгын раслаучы документ белән озатылып йөртелергә тиеш, – дип җавап бирә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров. – Ашлыкның һәрбер партиясе декларация белән расланган булырга тиеш. Таможня берлеге территорияләрендә ашлыкны декларациядән башка ташу һәм сату закон тарафыннан тыела. Югарыда күрсәтелгән таләпләрне бозу РФ Административ хокук бозу кодексының 14.43нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка җәлеп итә”. Тагын да тулырак мәгъ­лүмат алу өчен 8(843) ­277-69-26 телефоны аша ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев