Фотоконкурста барлыгы 14 кеше катнашты.
(Тәтеш, 8 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). "Авангард" газетасы редакциясендә узган җомгада "Безнең җәй" фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Фотоконкурста барлыгы 14 кеше катнашты. Конкурс шартлары буенча җәйге ялдан фото җибәрергә кирәк иде. Ике көн дәвамында Тәтеш таңнары сайтында тавыш бирү узды.
Иң күп тавыш Михаил Бехтинның "Балык тотканда" (390) һәм Ирина Гудкованың "Эссе җәй" (376) фотосы җыйды. Тагын бер призерны редакция сайлады. Ул - Анна Хышова.
Катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев