“Авангард”/“Тәтеш таңнары” журналистлары #Минем БатырМинемГаилә онлайн-флешмобына кушылды
Җәмгыять

“Авангард”/“Тәтеш таңнары” журналистлары #Минем БатырМинемГаилә онлайн-флешмобына кушылды

Дуслар, сезнең дә актив рәвештә катнашуыгызны көтәбез!

(Тәтеш, 4 май, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда #МинемБатырМинемГаилә флешмобы башланып китте. Акциядә республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Моның өчен катнашучыларга ВКонтакте социаль челтәрендә гаиләдәге каһарманнарның - 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлык тарихын бастыру тәкъдим ителә. 

Акциядә катнашыр өчен, героегызның тарихын ВКонтактеда урнаштырырга һәм #МинемБатырМинемГаилә хэштегы куярга кирәк – Бөек Ватан сугышы вакытында туганнарыгызның тормышы турындагы үзенчәлекле фактлар Җиңү көне алдыннан Татарстандагы гамәви-мәгълүмат чаралары битләрендә бастырылачак. 

“Тәтеш таңнары” редакциясе хезмәткәрләре дә шулай ук флешмобка кушылды. Дуслар, сезнең дә актив рәвештә катнашуыгызны көтәбез! 

 


#МинемБатырМинемГаилә

Нет комментариев