Авылдашларын сөендергәннәр
Арабызда игелекле гамәлләр эшләүчеләрнең артып торуы бик шатландыра, аеруча да изге Рамазан ае барганда бу күңелләргә сары май булып ята.
(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары"). Арабызда игелекле гамәлләр эшләүчеләрнең артып торуы бик шатландыра, аеруча да изге Рамазан ае барганда бу күңелләргә сары май
булып ята.
“Сөендек авылында Исхаковлар гаиләсе Сөендекле урамындагы юлның бер өлешен төзекләндерде. Рамил белән Люция, аларның уллары Ранис бик күп көч куйдылар, башта юлга таш түшәделәр, аннары шлак җәйделәр. Шундый игелекле гамәл башкаруларын күпләргә үрнәк итеп куярга була. Аларның әлеге тырышлыклары һәркемдә хөрмәт уята”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Сөендектән Люция Хәлиуллова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев