Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылны үстерү десанты...

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге булдырылды.

(Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган зона киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча, 2018 ел азагында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан ТР территориясендәге авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне борчыган 100дән күбрәк көнүзәк мәсьәлә җыелды, һәм аларны чишү буенча күрсәтмәләр әзерләнде. Кече төр хуҗалык итүне һәм кулланучылар кооперативларын үстерү буенча авыл территорияләрендә мәгълүмати-агарту эш­ләрен актуальләштерү өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­трлыгы тәкъдиме буенча Татарстан Рес­публикасы Министрлар Кабинеты Карары (№906, 05.10.2018 ел) белән “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесе (ДБУ) төзелде, ул авыл эшкуарлыгының нәтиҗәлелеген арттыру буенча берничә этаптагы үсеш программасын эшләячәк һәм тормышка ашырачак. Беренче этап – башлангыч анализ – беренче чиратта сынап карау рәвешендә алынган муниципаль районнарны, андагы авыл кешеләренең эшлекле активлыгын тикшерү өчен, тулаем колачлап алу. Андый районнар арасында ТР Тәтеш һәм Минзәлә муниципаль районнарын аерып алу күздә тотыла. Икенче этап –­ “Нәтиҗәле үсеш һәм кооперацияләр атналыгы”, ул якын тирәдәге районнардагы кешеләрнең берничә мәдәни-белем һәм мәгълүмати чараларын үз эченә ала, бу икътисади яктан актив авыл кешеләре арасыннан “үсештәге эшкуарлык төркемнәрен” оештыра да инде. ТР Тәтеш муниципаль районында әлеге чара 2019 елның 21нән 28 февраленә кадәр үткәреләчәк. Минзәлә районында 2019 елның март аенда уза. Шушы ук эшкуарлык төркемнәре дә абонентлар сыйфатында ДБУга кушылыр дип планлаштырыла. Алар өчен салым салу, исәп һәм отчет алып бару, җәлеп итәрлек көнкүреш базары, дәүләт ярдәме чаралары тәкъдим ителүнең иң уңайлы тәртипләре сайлап алыначак.

Авыл хуҗалыгының кулланучылар кооперативы башкарма директоры җитәкчелегендә  авыл кооперация­ләрен үстерүнең районара институтларын булдыру ниятләнә. ДБУ авыл кооперацияләрен һәм хуҗалыкара ярдәмләшүне үстерү максатларында “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының башкарма директорлары олимпиадасы”н игълан итә. ДБУ эше районара офисларга эшлек­ле ярдәм таянычы булачак, анда юрис­пруденция, бухгалтерлык исәбе һәм отчеты өлкәсендәге консультация хезмәтләре белән шөгыльләнүче консультантлар эшләячәк. ДБУның төп тапшырылган эше авыл яшьләрен көллиятләр һәм мәктәпләр белән бергә файдалы авыл эшкуарлыгына катнаш­тыру булачак. ДБУның өйрәнү үзәге 2019 елның гыйнварыннан гамәлдә.
Телефоны: 8(843)221-77-40, электрон почтасы: cksk.rt@tatar.ru. Адресы: Казан, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 208нче бүлмә. Кабул итү көне – сишәмбе, 9дан 18 сәгатькә кадәр. 
ДБУ дирекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев