Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыруны кисәтү җиңелрәк

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Балачакта вакцина профилактикасы” декадасы 1 – 10 июнь көннәрендә узачак.


– Бүгенге көндә идарә ителә торган инфек­ция­ләргә каршы вакцина ясау мәсьәләсе актуаль булып кала. Мондый инфекцияләр органнарның һәм системаларның зарарлануына, инвалидлыкка яки үлемгә китерергә сәләтле. Вакцинация стратегиясе ярдәмендә хәзер мондый инфекцияләр бик сирәк очрый, – ди Тәтеш ҮРХ педиатры Гүзәл Еремеева. – Вакцинациянең төп максаты – халык арасында иммун системасын ныгыту. Йогышлы авыруга каршы иммунитетны ике төп ысул белән алырга мөмкин – прививка ясату яки авыру. Йогышлы авыруларның ничек дәвам итәсен алдан әйтеп булмый: табибларның тырышлыгына карамастан, бөтенләй сәламәт бала да инфекцияне күтәрә алмаска мөмкин. Шуңа күрә прививка ясау бик мөһим. Вакцинацияләнмәгәннәр өчен тизләтелгән график буенча вакцинация ясау рөхсәт ителә.

Илкүләм профилактик прививкалар календаре кысаларында хәзерге вакытта туберкулез, гепатит, пневмококк инфекциясе, гемофиль инфекция, коклюш, дифтерия, столбняк, полиомиелит, кызылча, паротит вакцина профилактикасы үткәрелә. Җил чәчәге авыруына, ротавируска, ВПЧга (кеше папилломасы вирусы) каршы вакцина төркемнәре бар. Бу инфекцияләрнең һәрберсе куркыныч­ ­тудыра.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә про­филактик прививкаларның илкүләм ка­лендаренә кер­телгән барлык профилактик вакциналар бар. Тәтешлеләрнең эш көннәрендә 8дән 14 сәгатькә кадәр үзәк район хастаханәсендә вакцинация узу мөмкинлеге бар. Шуны истә тотарга кирәк: гомерегез һәм сәламәтлегегез сезнең кулда.

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев