Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җайлашыр өчен шартлар булдырыла

Тәтеш районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге комплексында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Татарстанда “Иҗтимагый инициатива-2021” социаль проекты бәйгесе җиңүчесе дип танылган “Үз кулларың белән тылсым булдыру” проекты тормышка ашырыла.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

– Проект менталь тайпылышлары булган 18дән 40 яшькә кадәрге затларның иҗади сәләтләрен үстерү аркылы әйләнә-тирәгә җайлаштыру һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Менталь инвалидлар – табигатьләре буенча бик иҗади кешеләр. Рәсем ясау һәм кул эшләре аларның иң яраткан эшчәнлек төрләренең берсе булып тора, – дип билгеләп үтә “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль хезмәтләр белгече Наталья Мулюкина. – Ыргак һәм инәләр белән эшләү – әлеге шөгыль канәгатьлек китерә һәм начар уйлардан арындыра. Бәйләү барышы яшәеш рухын һәм кәеф яхшыруын арттыра. Иҗатның әлеге төре, ниндидер бер медитация булып торып, организм торышына уңай тәэсир итеп кенә калмыйча, шулай ук нәтиҗәсеннән шатлык та китерә.   

Грант булышлыгы ярдәмендә материаллар: трикотаж бәйләү җепләре, полиэфир шнур, полипропилен җепләр, гадәти җепләр, бәйләү ыргаклары җыелмасы, инәләр һәм башкалар сатып алынган. 
Үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр дәресләргә йөреп, яраткан иҗатлары белән шөгыльләнү һәм бер-берсе белән аралашу өчен бердәнбер мөмкинлеккә ия. Моннан тыш, алар дәресләр вакытында үзләрен җәмгыятьнең актив әгъзасы итеп тоялар һәм иҗади мохиткә тартылалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев