Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм табыны сөендерергә тиеш

Мул табын һәм алкогольне чамадан тыш куллану – куркынычлылыкның ике төп факторы, алар Яңа ел бәйрәмнәреннән алган кичерешләрне ямьсезләргә мөмкин.

Бәйрәм көннәрендә без еш кына чама хисен онытабыз: өстәлдә шулкадәр кызыктыргыч ризыклар бар, өстәл янында кул әйберләргә үзеннән-үзе сузыла. Әмма безнең организм – төпсез мичкә түгел. Аңа артык күләмдә, бигрәк тә майлы һәм авыр эшкәртелә торган ризык­лар кергәндә, ул стресс хәлендә кала.

– Ашказаны тартыла, авырлык, уңайсызлык, сару кайнау барлыкка килә. Ашказаны асты бизе, җитәрлек күләмдә ферментлар эшләп чыгарырга тырышып, кыенлык белән эшли башлый. Бавыр да читтә калмый – аңа артык майны һәм шикәрне эшкәртергә туры килә. Боларның барысы да хроник авыруларның кискенләшүенә яки яңа проблемаларның сәбәп­чесе: ашказанының баналь какшавыннан алып кискен панкреатитка кадәр китереп чыгарырга мөмкин. 

Алкогольне чиктән тыш куллану – иң борчулы күренеш. Күпләр спиртлы эчемлекләрне бәйрәмнең аерылгысыз өлеше буларак кабул итә, әмма теләсә нинди алкогольнең токсин булуын оныта. Хәтта зур булмаган дозалар да бавырга, йөрәккә, нерв сис­темасына киеренкелек тудыра. Әгәр дә бәйрәм табыны янында чама хисе югалса, аның нәтиҗәләре күпкә җитдирәк булырга мөмкин: каты махмырдан алып кискен агулануга һәм хроник авыруларның кискенләшүенә кадәр.

Алкогольне сый-нигъмәт белән бер­ләш­терү аеруча куркыныч. Спиртлы эчемлекләр аппетитны арттыра, үзеңне контрольдә тотуны киметә, һәм нәтиҗәдә кеше планлаштырганга караганда күбрәк ашый. Шул ук вакытта алкоголь азыкны эшкәртүне акрынайта, бу организмга икеләтә авырлык тудыра, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсе участок табибы-терапевты Динара Хәбибуллина. – Әгәр табыннан соң үзегезне начар хис итсәгез, үзегезне мөстәкыйль дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Эчегез нык авыртса, ко­су, кан басымы кис­кен күтәрелсә яки башка борчулы билгеләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Исегездә тотыгыз: бәй­рәмнең асылы тукланган һәм эчкән эчемлекнең күләме түгел, ә җылылык, рәхәтлек һәм якын кеше­ләр белән аралашу мохите. Бәйрәм өстәле организмга авырлык китермәскә, ә аны сөендерергә тиеш.

Бәйрәмнәрне ничек тәмле һәм имин итеп үткәрергә?  

1. Табын янына ач килеш утырмагыз. Бәйрәмгә кадәр бер-ике сәгать алдан җиңел генә ашап алу артык туклануны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. 
2. Туклануны яшелчә салатларыннан башлагыз – алар клетчаткага бай һәм тамак тую хисен тизрәк тоярга ярдәм итәчәк. 
3. Ашамлыкларның күләмен чикләгез. Тәлинкәгә азрак салсаң һәм гадәттән тыш артык туклануга караганда аны кирәк икән өстәп алсаң хәерлерәк.
4. Ризыклар арасында тәнәфес ясагыз. Туклану хисе кайчакларда ашагачтын бары тик 15 – 20 минуттан соң гына барлыкка килә. 
5. Әгәр алкоголь куллансагыз, чаманы белегез һәм аны су белән эчегез. Бу сусызлану куркынычын киметәчәк һәм эчемлек күләмен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.
6. Хәрәкәт итү турында онытмагыз. Табыннан соң саф һавада йөрегез – бу ашкайнатуны яхшыртачак һәм кәефне күтәрәчәк.
7. Йокы вакытын үтәгез. Тулысынча ял итү организмга нык торырга ярдәм итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев