Җәмгыять

Байраш авылы мәдәният йортында фольклор дәресе узды

Балалар татар милли киеме турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Байраш авылы мәдәният йортында «Мәдәни шимбә. Милли кием: буыннарны бәйләп торучы җеп» Бөтенроссия еллык акциясенә ярдәм күрсәтү максатында фольклор дәресе үткәрелде.

Балалар татар милли киеме турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Акция яшьләрне традицион мәдәнияткә кызыксындыру, халык киеменең тарихы һәм сәнгать үзенчәлекләре белән таныштыру, шулай ук илнең мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү максатын күз уңында тота.


Нет комментариев