Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Байраш балалары каникулларны күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы уздырдылар

Укучылар белән «Яңа ел маҗаралары» дигән күңел ачу уены уздырылды һәм ачык һавада «Кышкы уеннар»оештырылды.

(Тәтеш, 16 январь, “Тәтеш таңнары”). Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбендә кышкы каникуллар күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы узды. Аны Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм мәктәп балаларының ялын оештыру максатыннан Кышкы каникуллар вакытында "Күңелле стартлар"дигән спорт-күңел ачу уены уздырылды. Балалар 2 командага бүленде һәм төрле конкурсларда йөгерү,сикерү,туплы эстафеталар,кыршаулар белән көч сынашты.

Укучылар белән "Яңа ел маҗаралары" дигән күңел ачу уены уздырылды һәм ачык һавада "Кышкы уеннар"оештырылды.

Реклама

Шулай ук баскетбол, волейбол һәм бадминтон буенча ярышлар узды. Кичке вакытта спорт залы эшләде.

9 нчы сыйныфта каникуллар дәвамында БДИга әзерлек буенча консультацияләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев