Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнага дүрт тапкыр алып булачак
65 яштән өлкәннәр дә смс-рөхсәт белән бакчага бара алачак.
(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнасына дүрт тапкыр алып булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Ул 1 майдан елга навигациясе ачылуын искәртте. Теләүчеләр бакчаларга су юлы белән дә бара алачак.
«Бакчага атнага ике тапкыр гына барып булуга бәйле чикләү кертелгән иде. Хәзер Татарстан Президенты тарафыннан бакчага дүрт тапкыр барып булу турында карар кабул ителде. Бу акрынлап изоляция системасын йомшарту чараларының берсе», — диде Лилия Галимова.
65 яштән өлкәннәр дә смс-рөхсәт белән бакчага бара алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев