Җәмгыять

Бакырчы авылында өч көн эш кайнап торды

Тәтеш районының авыл җирлекләре башлыклары, көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, бер мөһим эш — чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен берләштеләр.

Көн тәртибендә-катлаулы бурыч: өрәңге агачларын кисеп, корыган агачларны җыештыру. Әлеге хезмәт артында халыкның иминлеге, урамнарның матурлыгы һәм туган якның көннән-көн уңайлырак булуы турында кайгырту. Бигрәк тә җирлек җитәкчеләренең иңгә-иң куеп эшләвен күрү күңелне сөенлерә. Мондый бердәмлек һәм уртак эш башкару теләге булганда, теләсә нинди каршылыкларны уңышлы үтеп чыгып була.

Әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең хезмәтегез-территорияне җыештыру гына түгел, ул үз җиреңне чын-чынлап ярату һәм районыбызның киләчәгенә битараф булмау үрнәге. Без бергәләп районыбызны яхшырак итәбез!


Нет комментариев