Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакырчы авылында «Тере хәтер» патриотик акциясе узды

Чара барышында сугыш еллары хатирәләре яңартылды.

Бакырчы авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Тере хәтер» патриотик акциясе узды. 

Әлеге чара авыл халкын, яшь буынны һәм өлкәннәрне берләштереп, Ватан өчен көрәшкән батырларның якты истәлегенә хөрмәт күрсәтү максатыннан оештырылды.

Акция кысаларында район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган егетләрнең әти-әниләренә бүләк пакетлары тапшырылды. Аларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде, ныклык, сабырлык һәм сәламәтлек теләкләре әйтелде.

Чара барышында сугыш еллары хатирәләре яңартылды. «Тере хәтер» акциясе үткән белән бүгенгене бәйләп, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәген яшь буын күңеленә җиткерүче әһәмиятле вакыйга булды.

Фотоларны Ильдар Шәмсетдинов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев