--------
Бакырчы, Зур Әтрәч, Кече Әтрәч авыллары мәдәният йорты директорлары Екатерина Гафурова, Алсинә Фәйзуллина һәм Нияз Якупов Биектау районының «Добрый» лагере базасында узган "МКМ: Яшьләр. Мәдәният. Менеджмент 2025" дип исемләнгән чарада катнашты.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.
- Төбәк форумы кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында мәдәни волонтерлык идеяләрен киң җәелдерү һәм гамәлгә кертү өчен яшьләр белән эшләүнең яңа ысулларын булдыру буенча эш алып барылды, шулай ук муниципалитетларда «Мәдәният волонтерлары» төбәк су хәрәкәте үсеше турында фикер алышты, - дип уртаклаштылар форумда катнашучылар.
Нет комментариев