Бакырчыда икенче көн «Сәламәт туклану көне» девизы астында узды
----
Бакырчы «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда икенче көн «Сәламәт туклану көне» девизы астында узды һәм балаларга күп кенә файдалы белемнәр алып килде:
- файдалы иртәнге аш һәм витаминлы төшке аш турында;
- яшелчә һәм җиләк-җимешнең файдасы турында.


Баланслы туклану серләре белән таныштылар, балалар күңелле конкурсларда һәм кулинария викториналарында бик теләп катнаштылар.


Шулай ук медицина хезмәткәре - Бакырчы ФАП фельдшеры Г. Б. Җаббарова белән очрашу булды. Ул талпаннардан саклану кагыйдәләре турында сөйләде, тешләгәндә эш итү алгоритмын аңлатты, табигатьтә гигиена кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Көн саф һавада актив уеннар һәм файдалы гадәтләрне ныгыту белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев