Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Балалар китапханәсендә кунакта

13 нче февральдә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр Балалар китапханәсендә кунакта булдылар.

(Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары», Нина Арисова). 13 нче февральдә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр Балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Уку залында алар китапханәнең 80 еллыгына багышланган  презентация карадылар, борынгы китаплар белән таныштылар, балалар журналлары карадылар, “Муса Җәлил – шагыйрь һәм батыр”дип аталган әдәби сәяхәттә булдылар. Балалар белән эшләү буенча методист Арисова Нина балаларны Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, танышу видео-презентация белән тулыландырылды. Кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.

Китап бирү бүлегендә яшь китап сөючеләр искиткеч кызыклы һәм матур китап дөньясын күреп сокландылар.

Танышу Әкият бүлмәсендә дәвам итте. Анда балалар уйнадылар, китаплар укыдылар һәм Алтын балык биргән табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Кунаклар китапханәгә ешрак килергә вәгъдә иттеләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев