Балалар булдыра, шулай да мәктәпкә барасылары килә
Заманча технологияләр коронавирус белән бәйле хәл аркасында читтән торып белем алуның барлык төрләренә күчү мөмкинлеген бирде.
(Тәтеш, 29 апрель, "Тәтеш таңнары"). Республикабыз хакимияте моның өчен бушлай онлайн-платформалар нигезендә читтән торып уку системасын әзерләде.
“Читтән торып укуга күчү – коронавирус пандемиясе аркасындагы мәҗбүри чара. Район мәктәпләрендәге укытучылар белем бирү барышын сыйфатлы оештыру, шулай ук өлкән сыйныфларны төп дәүләт имтиханын һәм бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен барлык көчен куя, – ди Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина. – Беренче көннәрдә укучыларга гына түгел, шулай ук педагоглар, ата-аналар өчен дә җиңелләрдән булмады. Әмма хәзерге вакытта яңача уку төренә барысы да күнекте”.
“Кайбер төбәкләр уку елын вакытыннан алда тәмамлау турында карар кабул итә. Моның белән беррәттән сорау туа, дәресләрдән бушаган чакта балалар үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе вакытын ничек уздырырлар, – дип дәвам итә Гөлнара Фәрит кызы. – Хәзерге вакытта республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикада 2019-2020 уку елы гадәттәгечә тәмамланачак дигән карар кабул ителде. Һәм бу дөрес тә. Чөнки балалар үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәгәндә компьютер янында, ләкин видеоуеннар уйнап, күп вакытларын уздырачак. Ә читтән торып белем алу кысаларында бу укытучылар белән файдалы дәресләргә юнәлтеләчәк. Читтән торып уку мәктәп укучыларына гадәттәгечә мәктәпкә килеп укыганда алган дәрәҗәдәге белем алуны тәэмин итә алмый, әлбәттә. Киләсе уку елы башында әлеге бушлыкны тутыру мөмкинлеге булыр дип өметләнәбез, безнең өчен хәзер иң мөһиме балаларыбызның сәламәтлеген саклау”.
Тәтешле Светлана: “Кызым – алтынчы сыйныфта һәм тулысынча мөстәкыйль. Мин аңа гугл-класска теркәлергә, электрон почта булдырырга булыштым. Җиңел түгел, әмма куркытмый да. Укытучыларга авыррактыр мөгаен, һәрбер укучы дәрескә вакытында кушыла алмый бит. Ә аларның һәркайсын ата-аналар белән бергәләп кенә күзәтеп торырга мөмкин. Мин ата-аналарга ныклык, укытучыларга түземлек телим, чөнки ата-аналарның 1-3 укучы, ә укытучыларның алар 20дән күбрәк”.
Максим, 4нче сыйныф: “Миңа аралашу гына җитми. Укытучы безнең белән янәшәдә булса яхшырак, алай кызыграк. Хәзер биремнәрне элеккегә караганда күбрәк бирәләр, әмма мин башкарып чыгам, кыен чакта әни ярдәм итә. Тизрәк мәктәпкә барасы килә”.
Исегезгә төшерик, Татарстанда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларын читтән торып укуда сыйфатлы белем алсыннар өчен гаджетлар белән тәэмин итү эшләре алып барыла. Республикадан бирелгән акча һәм меценатларның иганә ярдәме моңа булышлык итә.
ТР Президенты карары белән ике мең планшет сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән. Безнең районда 9 һәм 11нче сыйныфлардагы 49 укучы планшетлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев