Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар күбрәк булган саен, салымнар да азрак!

Күп балалы гаиләләргә 2019 елдан милек һәм җир салымы буенча түләүләр чигереләчәк.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары"). Күп балалы гаиләләргә 2019 елдан милек һәм җир салымы буенча  түләүләр чигереләчәк. Моңа өч һәм аннан күбрәк балигълык яшенә җитмәгән баласы булган ата-­аналар, уллыка яки кызлыкка, тәрбиягә бала алучылар ия булачак.

Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага фатир мәйданының яки бүлмәнең биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры исәбендә өстәмә чигерүләр ясала. Мәсәлән, әгәр салым түләүченең баласы өч һәм фатирының мәйданы 80 квадрат метр икән, ул чакта салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт чигерү һәм һәр балага 5әр квадрат метр хисабыннан өстәмә чигерү ясалачак. Нәтиҗәдә салымны фатирның 45 квадрат метрын кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак, дип хәбәр итә салым инспекциясе белгечләре.

 

Салым түләүчеләрнең барысы өчен федераль закон тарафыннан физик затлар милкенә салымга ташлама каралган, моның өчен салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итү таләп ителми. Күчемсез милек объект­лары буенча әлеге чигерүләр: торак йорт буенча 50 квадрат метрга салынмый, фатир яки торак йортның бер өлеше буенча – 20 квадрат метрга, бүлмә яисә фатирның бер өлеше буенча – 10 квадрат метр­га. Физик затлар милкенә салым исәпләгән вакытта мондый чигерү автомат рәвештә ясала. Ташламага хокукны раслаучы өстәмә документларны салым инспекциясенә китерү зарурилыгы юк.


Күп балалылар өчен җир салымы буенча чигерүләр салым базасын кишәрлектән 600 квадрат метрга киметә. Мәсәлән, әгәр җирнең мәйданы 10 сутый һәм гражданинның өч яки аннан да күбрәк баласы булса, ул чакта 6 сутыйны чигергәннән соң, салымны 4 сутый­дан түләргә кирәк булачак, ә әгәр кишәрлекнең мәйданы 6 сутыйдан артмаса, ул чакта салымны бөтенләй дә түләргә кирәкми.

“Әлеге салым чигерүләре агымдагы 2019 елда ук инде 2018 ел өчен салымнарны хисаплаган вакытта исәпкә алыначак. Чигерүләрне бүлмәгә, фатирга, йорт һәм җир кишәрелегенең һәр төрдәге объектларының берсенә карата сайлап алырга мөмкин, – дип хәбәр итә салым хезмәте белгечләре. – Ташламага ия булган һәрбер гражданин салым ташламасын файдалану турындагы гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул: “Россия ФСХ сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша электрон төрдә, шулай ук күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегеннән, почта хәбәре итеп юллый ала. Әгәр ташлама инде алдан ук күрсәтелсә, салым инспекциясенә икенче тапкыр мөрәҗәгать итәргә кирәкми”. 

Муниципаль берәмлектә төгәл билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия ФСХның  nalog.ru сайтындагы “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турындагы белешмә мәгълүмат” интернет-сервисында танышырга мөмкин.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев