Реклама
Җәмгыять
Балалар китапханәсендә тантаналы чара узды
Мәдәният яңалыклары.
(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары"). 9 август көнне балалар китапханәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемләнгән, республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара узды.
Йорт баласы Кузя уен формасында танып-белү викториналары һәм конкурслар үткәрде, аларда балалар бик теләп катнаштылар. Оештыру эшләре бүлеге мөдире, мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Г.М. Ибраһимова балаларны һәм аларның әти-әниләрен тормышларында яңа этап башлану белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына бары тик «бишле» билгеләренә генә укуларын теләде һәм әти-әниләре мәдәният өлкәсендә эшләүче 10 балага букчалар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев