Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә балалар өчен «Нәүрүз» фольклор бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә кунакка «Нәүрүзбикә» һәм «Кыш бабай» чакырылган иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Ахырда балалар тәмле ботка белән сыйландылар. Мәгълүматны Чулпан Нигъматуллина тәкъдим итте
Балалар бакчасында "Нәүрүз" фольклор бәйрәме үткәрделәр.
Нет комментариев