Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар планетабызның су ресурслары турында презентация карадылар

14 мартта күп кенә илләрдә Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 22  март, “Тәтеш таңнары”). 14 мартта күп кенә илләрдә Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Әмма бу исем чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Элек бу дата халыкара плотиналарга каршы көрәш көне, шулай ук елгаларны, суны һәм тормышны яклау гамәлләре көне, дип атала иде. Хәзерге җәмгыятьтә су ресурсларының торышы турындагы мәсьәлә бик кискен тора. Чөнки елгалар шактый күңелсез хәлдә.

Бала дөньяны туганнан ук таный башлый, ә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү белән бергә ул аның хирыслыгы турында күзаллау алырга, табигатьне яратырга, сакларга һәм якларга өйрәнергә, кешенең нинди гамәлләре аңа зыян китерүен белергә тиеш.

Шул максаттан "Озын Алан" тыюлыгы инспекторлары Е. Н.Похлебкин һәм Л. М. Сорокина өлкән төркемнәрдә әңгәмәләр үткәрделәр. Балалар планетабызның су ресурслары турында презентация карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар, шуннан соң кешенең табигатькә ничек зыян салуы турында фикер алыштылар. Чара ахырында кунаклар балаларга уеннар һәм Татарстан Республикасының заказниклары турында китап бүләк иттеләр.

Безнең табигать ,шул исәптән елгалар да саклауга һәм яклауга мохтаҗ. Шуңа күрә табигатькә мәхәббәтне мәктәпкәчә яшьтә үк тәрбияләү бик мөһим. Ә иң мөһиме-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәркемнең җаваплы булуын аңлавы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев