“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы Федераль закон (№ 181-ФЗ, 24.11.2005 елдан) тарафыннан инвалид балаларга социаль ярдәм чаралары билгеләнде.
(Тәтеш, 2 декабрь, Тәтеш таңнары). Республиканың 39нчы санлы матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районы бүлеге мөдире Елена Кутяшова мәгълүматлары буенча, инвалид балалары булган гаиләләргә югарыда күрсәтелгән канун нигезендә социаль яклау органнары тарафыннан торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50 процент күләмендә субсидия-ташламалар бирелә: наем өчен түләү һәм үз эченә хезмәтләрне керткән торак биналарга тотылган өчен түләүләргә, күп фатирлы йортларны идарә итү буенча эшләргә, дәүләт һәм муниципаль торак фондларның торак биналары биләгән гомуми мәйданыннан чыгып, күп фатирлы йортта уртак милекне тоткан һәм агымдагы ремонт өчен түләүләргә; күп фатирлы йортта уртак милекне кулланган вакытта салкын суга, кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык энергиясенә, шулай ук торак фонды төреннән бәйле булмаганча күп фатирлы йортта уртак милекне саклау максатларында яңгыр суларын агызу өчен түләүләргә; исәп приборлары күрсәткече буенча кулланылган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып исәпләнгән коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, әмма РФ законы нигезендә расланган нормативларны арттырып кулланмаганда. Күрсәтелгән исәп приборлары булмаган вакытта коммуналь хезмәтләргә түләү РФ канунында расланган тәртиптә коммуналь хезмәтләр куллану нормативыннан чыгып исәпләнә; кешеләргә сату өчен билгеләнгән нормалар чигендә кулланылган ягулык бәясен түләүгә, һәм әлеге ягулыкны илтү өчен транспорт хезмәтләренә – үзәктән җылылык килмәгән йортларда яшәгән вакытта.
Инвалид балаларга, инвалид балалары булган гражданнарга күп фатирлы йортта уртак милеккә капиталь ремонт взносы түләүгә субсидия тәкъдим ителә, әмма РФ субъектының хокукый нормативлары нигезендә бер айга торак бинаның бер квадрат метр мәйданын капиталь ремонтлауга, һәм торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә, субсидияләр хисаплау өчен файдаланылучы торак бинаның норматив мәйданының региональ стандарт күләмендә күрсәтелгән минималь взнос күләменнән чыгып исәпләнгән взносның 50 процентыннан да күп түгел.
“Югарыда күрсәтелгән субсидияләр – ташламалар инвалидның яшәү урыны буенча гариза нигезендә РЦМП бүлекләре тарафыннан билгеләнә, телефоны – (8-843)2-62-33, – дип хәбәр итте Елена Анатольевна. – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Чит кеше тәрбиясенә даими мохтаҗ инвалид балаларга айлык өстәмә акчалата түләү (ярдәм, күзәтчелек) турында”гы карары (№ 188, 07.03.2012 елдан) нигезендә, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга 8298 сум айлык акчалата бирелә һәм гаиләнең җан башына табышы арасындагы аерма тигез.
Айлык акча билгеләү өчен гариза бирүчегә яшәү урыны буенча РЦМП бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: айлык акча түләү билгеләү турындагы гариза; инвалид баланың даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә (ярдәм, күзәтчелек) мохтаҗлыгы турында “ТР буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы” ФКУдан бирелгән тиешле төрдәге белешмә, яисә үз-үзеңә хезмәт күрсәтүгә инвалид баланың өченче дәрәҗәдәге чикле мөмкинлеген белдергән билге булган тернәкләндерү һәм абилитацияләр аерым программасының күчермәсе; гаиләдәге һәрбер кешенең үткән өч ай өчен табышларын раслый торган гариза бирүе”.
“Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында”гы Федераль канун (17нче маддә) нигезендә, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалид балаларга, яки аларның законлы вәкилләренә үзләре тарафыннан түләнгән мәҗбүри иминият килешүе буенча иминият премияләренә 50 процент күләмендә компенсация бирелә. Күрсәтелгән компенсация әлеге компенсациягә хокукы булган зат, һәм аның белән бергә икедән дә артмаган шофер, транспорт чарасын файдаланган шартларда бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (№ 127, 24.03.2006 елдан) белән расланган югарыда күрсәтелгән компенсация түләүләре Кагыйдәләре нигезендә, компенсация РЦМП бүлекләре тарафыннан гариза һәм түбәндәге документлар нигезендә билгеләнә: инвалид бала исеменә язылган транспорт чарасының паспорт күчермәсе яки инвалид баланың законлы вәкиле; килешү буенча иминият премияләре түләве турында квитанция күчермәләре; инвалид баланы транспорт чарасы белән тәэмин итүгә медицина-социаль учреждениеләр экспертизалары тарафыннан билгеләнгән медицина күрсәткечләре булуны раслаучы документ.
Нет комментариев