Балалар ял итә башлады
Җәмгыять

Балалар ял итә башлады

Мәктәп  яны  лагерьларында  һәм “Чайка” шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда Тәтеш районы мәктәпләре укучыларының ялы башланды.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбе, Тәтеш татар мәктәбе һәм Тоншерма мәктәбе базасында 125 бала ял итә. Мәктәп педагоглары балалар өчен кызык­­лы программа, экскурсияләр, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чаралар төзегәннәр. 

Шушы көннәрдә “Чайка”да 70 бала өчен беренче ял сменасын ачу тантанасы узды. Балалар иҗат үзәге педагоглары, көллиятнең өлкән курс сту­дентлары, кадет мәктәп-интернаты аш пешерүчесе, район хастаханәсе табибы һәм шәфкать туташы балаларга игътибарлык һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Лагерьда балалар өчен барлык шартлар тудырылган: яхшы туклану, җайлы йокы корпуслары, душ кабиналары, уңайлы җиһазлар, якты ашханә, төрле спорт мәйданчыклары. Лагерь территориясе төзекләндерелгән – фонтан, газон һәм чәчәкләр күзләрне иркәли. Лагерь территориясе видеокамералар белән әйләндереп алынган, ­сакчылар эшли.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев