Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларга түләү бирелү турында

Гражданнар түләү алу өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итсә, аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан, әмма балага өч яшь тулган көннән генә, исәп-хисап ясала.

(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Сорауларга Тәтеш районының социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.

–     Аңлатыгыз әле,  3тән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен айлык түләү кемнәргә тиеш.

–     Без инде алданрак хәбәр иткәнчә, айлык акчалата түләү гаиләнең җан башына уртача керем күләме, аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталындагы керемнәре, бер кешегә исәпләнгән яшәү  минимумы күләменнән артмаган (2019 елның II кварталына бер җан башына яшәү минимумы – 9 450 сум), һәм “Татарстан Республикасында кешеләргә адреслы социаль ярдәм турында”гы ТР Законына (№ 63-ТРЗ) билгеләнгән кушымта нигезендә, милек тәэминаты түбән дәрәҗәдәгеләргә кергән милек тәэминаты түбән дәрә­җәдәге 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә (гражданинга) 2020 елның 1 июненнән айлык акчалата түләү бирелә. Айлык түләүнең күләме аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталында балалар өчен яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. 2020 елда – 4 686,50 сум (2019 елның II кварталына баланың яшәү минимумы – 9 373 сум). Әгәр бала РФ гражданины булса, айлык түләү алуга хокук бирелә.

–     Түләү гаиләдәге барлык балага яки бары тик берсенә генә тиешме?

–     Айлык акчалата түләү ­Россия Федерациясе гражданины булып торган һәм РФ территориясендә яшәгән ата-ананың берсенә, һәрбер туган, уллыкка яисә кызлыкка, тәрбиягә (попечительлек) алган өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага билгеләнә һәм түләнә.

–     3тән 7 яшькә кадәрге балага түләү алу өчен гаиләнең кереме ничек хисаплануын аңлатыгызчы.

–     Гаиләнең җан башына кереме гариза биргән ай алдындагы календарь ярты еллык алдыннан килгән соңгы 12 календарь айда гаилә әгъзалары керемнәре суммасыннан чыгып (шул исәптән гаиләнең керем турындагы мәгълүматны кимендә 12 календарь ай вакыты өчен биргән очракта), гаилә әгъзалары санына исәп-хисап ясау вакытында гаиләнең барлык әгъзаларының ­керем суммасының уникедән бер өлешенә бүлү юлы белән исәпләнә.

Гражданнар түләү алу өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итсә, аларга 2020 елның 1 гыйнварыннан, әмма балага өч яшь тулган көннән генә, исәп-хисап ясала. 

Әлеге түләүгә гаризаларны 25.06.2020 елга:
      306 гаилә ­тапшырган; 
      түләүне 51 гаилә алган; 
      102 гаиләгә ниндидер сә­бәп­ләр аркасында кире ­кагылган; 
      153е – карар кабул ителүен көтә (карарлар ФСС, ФСХ һәм Росреестрдан ведомствоара җаваплар килү дәрәҗәсенә карап кабул ителә).  
 

фото: pixabay. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев