Статистика янгыннар күләменең 15тән алып 25 процентка кадәргесе балаларның ут белән шаяруыннан һәм җылыткыч приборлардан чыгуын күрсәтә.
(Тәтеш, 29 август, «Тәтеш таңнары»). ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр дәүләт идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге бала-чагаларның ут белән шаярулары аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен ата-аналарны кисәтә:
– балаларны өйдә күзәтүчесез калдырмагыз;
– шырпыларны балалар кулына эләкми торган урында саклагыз, балаларга кибеттән шырпы һәм папирослар сатып алуны тыегыз, алар артыннан даими күзәтегез;
– балаларга электр җылыткычлар, шәмнәр, кабызгычлар, зурайтып күрсәтә торган пыялалардан файдаланырга, шулай ук газ приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез;
– балаларга ишегалларында, корылма, салам һәм печән өемнәре яннарында учак ягарга юл куймагыз;
– балаларның чорма һәм подвалларга керүен, кырларда һәм урманнарда корыган үләннәрне яндыруларын тыегыз;
– балаларның ялын өлкәннәр күзәтүе астында оештырыгыз, аларга ут белән шаяруның куркыныч булуын даими аңлатып торыгыз;
– балалар артыннан күзәтчелекне киметү һәм аларны өйдә бер ялгызларын калдырганда еш кына ут белән шаярулары аркасында янгыннар, еш кына бәла-казалар килеп чыгарга мөмкин булуын исегездә тотыгыз;
– янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү белән бәйле барлык хәлләрдә үрнәк булыгыз! Балаларга утның никадәрле куркыныч хәлләргә китерүен аңларга ярдәм итегез. Алар сез сөйләгәннәрдән, чынбарлыктагы тормыш күренешләреннән һәм кисәтүләрдән чыгып, янгын телләренең куркыныч янавы хакында белсеннәр!
Янгын балаларның күзәтүчесез калуы нәтиҗәсендә килеп чыкса, ул чакта ата-аналар моның өчен закон буенча административ тәртиптә җаваплылыкка тартылуларын истә тотарга тиеш. Бу очракта ата-аналарны административ комиссия тарафыннан җәзага тарту каралган. Балаларны күзәтүчесез калдырган өчен ата-аналардан янгын китереп чыгарган зыянның суммасын халык суды зыян күрүченең гаризасы буенча түләтергә хокуклы.
Коткару хезмәте телефоны:
стационар телефоннан – 01, кәрәзле телефоннан – 112.
Нет комментариев