Балаларның ялы файдалы
Олы Тормыда “Күңелле стартлар” оештырылды.
(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Анда авыл балаларыннан торган ике команда ярышты. Алар өчен кызыклы бәйгеләр әзерләнгән иде. Биредә һәр команда көчле булырга тырышса да дуслык җиңде.
Олытормылылар әйтүенчә, җәйге каникул – балалар өчен ял итү вакыты. Алар олылар күзәтүе астында уйнарга, су коенырга, рәхәтләнеп дуслары белән аралашырга тиешләр. Бу яктан биредәге балаларга бәхет елмайган.
Алар көндезен дә, кичләрен дә мәдәният йорты янына җыелалар һәм ачык һавада урнаштырылган спорт почмагында бик теләп шөгыльләнәләр. Әле тагын футбол кыры да сабыйларның яраткан урынына әйләнгән.
Биредә алар төрле уеннар оештыралар, сәламәтлекләрен ныгыталар һәм шул ук вакытта ял да итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев